ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2012 ел
шимбә
Бүген РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Казанда эш сәфәрендә.Сәфәр программасында каралган төп мәсьәлә – Россиядә авиация сәнәгате үсешенә багышланган киңәшмә. Ул Россия Хөкүмәте башлыгы рәислегендә “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе” базасында узачак.
Татарстанда 2012 елда күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасы 63 процентка үтәлгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында республика Премьер-министры Илдар Халиков алып барган киңәшмәдә әйтелде.

8
июнь, 2012 ел
җомга
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Яңа Тура” технополисына нигез ташы салынуга багышланган тантанада катнашты. Әлеге проект Россиядә дәүләт ярдәмендә шәхси инвестор акчаларына төзелә торган тәүге технополис. Аны гамәлгә ашыру өчен Казаннан ерак түгел генә – Яшел Үзән муниципаль берәмлеге территориясендә 250 гектарга якын мәйдан сайланган.
Бүген “Түбән Кама шин” акционерлары җыелышыннан соң ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиенең беренче генераль директоры, шин җитештерү сәнәгате патриархы Николай Зеленовны 80 яшьлек юбилее белән котлады.

Бүген Түбән Камада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән “Түбән Кама шин” җәмгыяте акционерлары җыелышында компаниянең 11 кешедән торган Директорлар советы формалашты. Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров ТР Хөкүмәтенә караган “алтын акция” нигезендә Директорлар советына билгеләнде. Советка ТР Президенты ярдәмчесе Тимур Акулов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, аның беренче урынбасары Наил Маганов, “Татнефть” генераль директоры урынбасарлары Виктор Городний һәм Владимир Лавущенко, “Татнефть”нең баш хисапчысы Искәндәр Гарифуллин, “Татнефть-Нефтехим” идарә компаниясе директоры Заһит Шәрәфиев, аның беренче урынбасары Закир Фәйрүзов, “Түбән Кама шин”ның башкаручы директоры Радий Борһанов һәм “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры урынбасары Илгизәр Якушев сайланды.

Бүген Татарстанның Биектау районы Усад авылында яңа Усад спирт заводының нигезенә беренче ташны салу тантанасы булды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Калимуллин, “Татспиртпром” ААҖ генераль директоры Гиоргий Куприянов һәм башкалар катнашты.


6
июнь, 2012 ел
чәршәмбе

Республика урманчылары бүген бер мәйданга - “Казан ярминкәсе”нә җыелды. Күргәзмәләр үзәге территориясендә урман хуҗалыклары үзләренең мәйданчыгын әзерләп, килгән кунакларны эш күрсәткечләре белән таныштыра, аларга җитештерелгән продукциясен тәкъдим итә. Бүген биредә “Урман һәм кеше” дигән V төбәк форумы белән традицион “Агач эшкәртү” һәм “Интермебель” күргәзмәләре ачылды. Чараларның тантаналы ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Анатолий Булдаков, ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев һ.б. дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Бүген Казанда V Россия-Япония инвестиция форумы үз эшен башлап җибәрде, ул ике яклы Россия-Япония хезмәттәшлегенең төп чарасы булып тора. Аның төп максаты – сәүдә-икътисад элемтәләрен үстерү һәм ныгыту, инвестицияләрне җәлеп итү.

5
июнь, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы үсешенә бәйле күп кенә масштаблы проектларны тормышка ашыру Россия Президенты Владимир Путинның шәхси ярдәме белән генә мөмкин булды. Бу хакта кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулда үткән Европа, Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка һәм Үзәк Азия буенча Бөтендөнья икътисад форумында белдерде. Татарстан башлыгы форумның пленар утырышында һәм “Трансформирующаяся Россия: формирование новой архитектуры управления” секциясе эшендә катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулда булган вакытта танылган татар җәмәгать эшлеклеләре - Садри Максуди, Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчураның каберләрендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International