Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан университетыннан башка республиканың инновацион икътисадын төзеп булмый дип саный. Бу хакта ТР башлыгы бүген КДУның Актлар залында узган Казан (Идел буе) федераль университеты Гыйльми советының чирттан тыш утырышында белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез: Андрей Фурсенко Татарстан башкаласына Казан дәүләт университетының утырышында катнашырга дип килде. Әлеге утырышта Казан (Идел буе) федераль университетының яңа ректорын игълан итәчәкләр.
“Бүген Татарстан тарихында һәм республиканың фәнни мәктәбе тормышында җитди вакыйга булачак, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең күпъеллык хыялыбыз чынга ашты – Казан дәүләт университеты федераль университет дәрәҗәсен алды”.