ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гонконгның фәнни-технологик паркында булды (Hong Kong Science and Technology Park). Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләренә паркның мөмкинлекләре һәм аның алга таба үсеш перспективалары турында хәбәр иттеләр.  Сорауларга Гонконгның фәнни-технологик паркы вице-президенты Бен Луи җавап бирде. Әлеге парк Гонконгта 2001 елда ачылган. Ул 22 га җирдә бизнес өчен инфраструктура тәкъдим итә һәм 330 мең кв. метрлык фәнни-тикшеренү өчен бүлмәләрдән тора.  

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Meridian Capital компаниясенең директорлар советы рәисе Марк Хольцман белән очрашты. Очрашу Гонконгта узды, Рөстәм Миңнеханов анда эш визиты белән килде (2014 елның 16-17 апреле). Яклар авыл хуҗалыгы һәм эшкәртә, биотехнологияләр кебек өкләләрдә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Кичә кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кытай Халык Республикасына Татарстан делегациясенең эшлекле визиты кысаларында, Гонконгка килде. Биредә Татарстан Республикасы делегациясенең очрашуларын һәм эшлекле сөйләшүләрен үткәрү планлаштырылган.

16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген “Транснефть” АК” ААҖ вице-президенты Владимир Рушайло белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Бүген Пекинда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның алдынгы дәүләт корпорацияләре – Кытай инвестицион корпорациясе һәм “Поли Груп” төркеме - җитәкчелеге белән очрашты.  Очрашуларда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “ТАИФ” ААҖ Директорлары советы Рөстәм Сүлтиев һәм “Газпром Межрегионгаз Казан” ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФнең Пекиндагы илчелегендә Кытай бизнесы вәкилләре белән берничә эшлекле очрашу уздырды.

Бүген Россия Федерациясенең Пекиндагы илчелегендә Кытай эшмәкәрләре өчен Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителде. Презентациядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе вәкилләре катнашты. Чарага Кытайның берничә дистә предприятие вәкилләре дә чакырылган иде. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Кытайның Чит илләр белән дуслык урнаштыру җәмгыяте рәис Ли Сяолин ханым белән очрашу узды.Очрашуда шулай ук РФнең КХРда Тулы вәкаләтле һәм Гадәттән тыш илчесе Андрей Денисов, ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “ТАИФ” ААҖ Директорлары советы Рөстәм Сүлтиев һәм “Газпром Межрегионгаз Казан” ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков катнашты.

Бүген Татарстан Республикасының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы республика халкы арасында зур актуальлек һәм популярлыкка ирешә, һәм бу мөрәҗәгать итүчеләр саны буенча да күренә.

ТР Премьер-министры хәбәр иткәнчә, 2014 елның 1 кварталында 3428 мөрәҗәгать килгән, бу 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда 124%ка күбрәк.

Россия Центросоюзы Советы рәисе Евгений Кузнецов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясе системасына ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Рөстәм Миңнехановка җибәрелгән телеграммада белдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International