2013 елда Татарстан Республикасында игенчелек тармагын үстерүгә 20 млрд. сумнан артык акча тотылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре күләмнәре 4,7 млрд. сумлык итеп үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәре көне белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча РФ ФИХИ хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады. «Бүген без Ватаныбыз иминлеген, безнең гражданнарның хокук һәм ирекләрен барытларча һәм кыю саклаучыларга рәхмәтебезне белдерәбез, - РФ иминлек органнары хезмәткәре көненә багышланган тантанадагы чыгышында белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Иминлек органнары илнең милли ихтыяҗларын, аның суверенитеты һәм территориаль берлеген саклауда һәрвакыт төп рольне уйнады». Татарстан Президенты сүзләренчә, иминлек органнары көнендә шундый очрашулар инде яхшы гадәткә әйләнде. Ул безнең ил махсус хезмәтләре тарихы чын каһарманлык мисалларына бай икәнен билгеләп үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында “Рубин” футбол клубы Попечительләр советының чираттагы утырышы уздырылды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, “Рубин” футбол клубының Попечительләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Утырыш азагында “Рубин” ФК президенты Валерий Сорокин хәбәр иткәнчә, иң беренче чиратта, клубның спонсорлары һәм гамәлгә куючылары сезонның беренче яртысында агымдагы бюджетны караганнар, шулай ук УЕФА линиясе буенча чаралар турында фикер алышканнар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты Михаил Погосян белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы вице-премьеры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Җиһаншин һәм башкалар катнашты.