ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2013 ел
җомга
Бүген Яшел Үзән муниципаль районы Советының 33 нче сессиясендә Александр Тыгин Яшел Үзән районы башлыгы итеп сайланды. Александр Тыгин кандидатурасы өчен Совет утырышында катнашучы 47 депутатның 46 сы яшерен тавыш бирү ысулы белән үзләренең тавышларын биргәннәр.

Яшел Үзән муниципаль районы Советының 33 нче сессиясе эшендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һ.б. катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Питрәчтә Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннарына яңа фатирлардан ачкычлар тапшырды һәм яңа спорт мәйданчыгын ачты.

12
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген кич белән Казанга Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин каршы алдылар.
Бүген Биек Тауда яңа боз сарае ишекләрен ачты. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш Советы утырышы узды. Утырышта “Татарстан Республикасы дәүләт органнарында һәм муниципаль районнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге турында”гы мәсьәлә каралды. Совет эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, федераль хакимият органнарының территориаль структуралары, хокук саклау органнары җитәкчеләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшчеләр катнашты.

11
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген атаклы Польша режиссеры Кшиштоф Занусси белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия федераль таможня хезмәтенең Куркынычлылык һәм оператив контроль идарәсе башлыгы Вячеслав Голоскоков белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Юрий Камалтынов, ТР Иминлек Советы секретаре Валерий Власов һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “РЖД” ААҖнең тимер юл вокзаллары башлыкларының Координацион Советы утырышында катнашты.

Утырышны “РЖД” ААҖнең Тимер юл вокзаллары дирекциясе башлыгы Сергей Абрамов ачты. Утырышта катнашучыларны сәламләп, ул Татарстан Республикасы җитәкчелегенә тимер юлчылар уздырган чараларда актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте.
Ул, бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары вазифаларын башкарган Гадел Вафин булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Мәскәүдә Expo-1520 техника һәм технологияләрнең IV халыкара тимер юллар салонында булды. Ул “Тимер юл машина төзелеше. Перспективалар, технологияләр, өстенлекләр” конференциясе эшендә катнашты. Конференциянең пленар утрышында шулай ук "Россия тимер юллары" ААҖ президенты Владимир Якунин, Франция тимер юллары башлыгы Гийом Пипи, Siemens AG концернының рельс транспорты департаменты директоры Йохансон Айкхольт, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Рахманов һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International